30.11.2020

Бәйге ТӘМАМ!

3, 2, 1...СТОП!

«ШАЯН ТВ» каналының туган көне уңаеннан үткәрелгән бәйге ТӘМАМ! Без барлык катнашучыларга да котлаулар өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез hәм аларны дипломнар белән буләклибез.

Ә хәзер исә иң дулкынландыргыч мизгел – җиңүчеләрне игълан итү вакыты җитте!

Сез әзерме? Киттек!


1 урын - Гомәров Кәрим  – Рюкзак һәм пазл;
2 урын – Сафиуллина Диләрә– Шәп өстәл уены һәм флешка;
3 урын – Гарифуллин Ислам – Power bank һәм блокнот.
Открыткалар берсеннән - берсе матур, үзенчәлекле, күз явын алырлык иде! Шуңа күрә, без 3 урын белән генә чикләнә алмадык, редакциябез исеменнән тагын ике эшне бүләкләргә булдык. Харисова Айназ һәм Шаһиева Сәфинә исемле кызларыбызга «ШАЯН ТВ» каналыннан махсус бүләк – блокнот һәм ручка тапшырыла!

Калган катнашучылар, бер дә моңаймагыз! Икенче юлы уңыш, һичшиксез, сезгә елмаер! Катнашыгыз, бүләкләр отыгыз, безнең белән булыгыз!

 



Главная Программа Видео Шортс Поиск