«Мин «ШАЯН ТВ»ны карыйм» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды - Apple iPad кемгә эләкте?
Сайтыбызда узган «Мин «ШАЯН ТВ»ны карыйм» бәйгесе тәмамланды.
Тавышларны санау һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча без бәйгенең җиңүчесен игълан итәргә әзер. Җиңүче - Сабирова Наилә.
🏆 Бәйгенең төп бүләге - Apple iPad планшеты.
Барлык катнашучыларга да активлыклары, матур фотолары һәм телеканалыбызга булган мәхәббәтләре өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
ШАЯН ТВ сайтындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз - алда сезне яңа бәйгеләр, кызыклы проектлар һәм мавыктыргыч мультфильмнар көтә!