Казанда марафон нәтиҗәләре билгеле булды
Казан шәһәрендә 2–3 май көннәрендә Россиянең иң зур йөгерү чараларының берсе — Казан марафоны 2026 узды.
Быелгы ярышларда якынча 45 мең кеше катнашты. Алар Россиянең 78 төбәгеннән һәм дөньяның 39 иленнән килгән.
Марафонның төп вакыйгасы — 42,2 км дистанциясе булды. Ир-атлар арасында җиңүне Владимир Никитин яулады. Ул 2 сәгать 8 минут 8 секунд нәтиҗәсен күрсәтеп, Россия рекордын яңартты.
Хатын-кызлар арасында беренче урынны Луиза Лега алды, ул да трассаның иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте.
10 км дистанциясендә дә яңа рекордлар куелды. Ир-атлар арасында Сергей Шаров 28 минут 24 секунд нәтиҗә белән җиңде. Хатын-кызлар арасында Лилия Мендаева 32 минут 5 секунд вакыт белән беренче булды.
Казан марафонында балалар өчен дә махсус йөгерешләр уза, шуңа күрә бу чара бөтен гаилә өчен чын спорт бәйрәменә әйләнә.
Источник фото: kazan.run