Канал яңалыклары 15.05.2026

Ильвина: «Салават Зәкиевич миңа татарча җырларга рөхсәт бирмәде»

🔥 Ильвина «Килде-Китте ШОУ»ның яңа чыгарылышында үзенең иҗат юлы башы турындагы кызыклы тарих белән бүлеште

«Сәхнәдәге иҗат юлым Салават Фәтхетдинов төркемендә башланып китте. Бер ел дәвамында аның концертларында инглиз телендә җырлап йөрдем, чөнки ул миңа татарча җырларга рөхсәт бирмәде. “Син татарча җырлый белмисең”, – дия иде.
Ә минем бик каты татарча җырлыйсым килә иде. Шуңа күрә дә мин татар театр бүлегенә, Салават Зәкиевич кафедрасына укырга кердем.

Безнең вокал укытучыбыз Римма Ибраһимова иде. Аның бүлмәсеннән бөтенләй чыгып китми идем. Авыллардан, төрле районнардан, хәтта Башкортстаннан килгән студентлар бар иде. Кайберләренең махсус музыка белеме дә юк, әмма табигый көчле тавышлары, моңы, мелизматикасы искиткеч иде. Ә миндә ул вакытта андый моң бөтенләй юк иде.
Мин аларны сәгатьләр буе тыңлый идем. Татарча җырлыйсым килү теләге тагын да көчәя барды, әмма Салават Зәкиевич барыбер рөхсәт итмәде.

Шулай итеп, көн саен иртән, Салават Зәкиевич килеп җиткәнче, мин татар җырларын җырлый идем дә җырлый идем. Барысын да туйдырып бетергәнмендер инде. Әмма нәкъ менә шул чорда мин тулысынча татар җырларына кереп киттем.
Чөнки минем вокал укытучым рус милләтеннән иде, һәм мин ул вакытта русча һәм инглизчә генә җырлаган бала идем.»

Менә шундый кызыклы истәлеге белән бүлеште Ильвина. Җырчы турында тагын да күбрәк – «Килде-Китте ШОУ»ның тулы чыгарылышында.

Главная Программа Видео Шортс Поиск