15.12.2020

Яңа елга бүләк от!

Дуслар, бездә шәп яңалык! Тиздән әнә шундый кечкенә Шаяннар сатуда булачак! Яңа елга якыннарыгызга үзенчәлекле бүләк ясарга менә дигән мөмкинлек бу ! Ә без исә, үз чиратыбызда, дусларыбыз арасында 3 кешене яңа ел бүләкләре белән сөендерергә телибез!

Моның өчен берничә гади шарт үтәргә кирәк:


1) Кыш бабайга матур теләкләреңне, яки яраткан Яңа ел шигыреңне видеога яздыр;

2) Видеоны инстаграмга шәхси битеңә @SHAIANTV аккаунтын билгеләп,  #шаян2021 хештегыын куеп урнаштыр;

3) Әлеге пост комментарийләрендә 2 дустыңны билгелә;

4) Видеоңа мөмкин кадәр күбрәк лайклар җый!

Иң күп лайклар җыйган видеолар 30 декабрь көнне җиңүче дип билгеләнәчәк!

Главная Программа Видео Шортс Поиск