Популяр яңалыклар 25.03.2026

Озакламый Казанда әкият башлана: Нуриев исемендәге балет фестивале бөтендөнья йолдызларын җыя

🎭Казан шәһәрендә 12 майдан 31 майга кадәр Рудольф Нуриев исемендәге XXXIX Халыкара классик балет фестивале узачак – бу бию дөньясындагы иң якты вакыйгаларның берсе.

Фестиваль Сергей Прокофьевның әкияти «Золушка» балеты премьерасы белән ачылачак. Программада бөтен дөньяга танылган спектакльләр: «Щелкунчик», «Дон Кихот», «Баядерка», «Корсар», шулай ук милли классика – Фәрид Яруллинның «Шурале» балеты һәм театрның авторлык куелышлары булачак.

Сәхнәгә төрле илләрдән килгән артистлар чыгачак, ә махсус кунак буларак Борис Эйфман исемендәге Санкт-Петербург шәһәренең балет театры «Красная Жизель» спектаклен тәкъдим итәчәк.

Спектакльләрдән тыш, кунакларны артистлар белән очрашулар һәм кызыклы фикер алышулар көтә – бу балет дөньясы һәм аның серләре белән якыннанрак танышу өчен менә дигән мөмкинлек.😉


Источник фото: kazan-opera.ru

Главная Программа Видео Шортс Поиск