FEDUK Казандагы VK Festта чыгыш ясаячак
FEDUK Казандагы VK Festта чыгыш ясаячак.
Рэпер үзенең хитларын 7 июньдә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданда башкарачак. Бу хакта ул 26 апрельдә Казанда узган концертында белдерде.
Моннан алда VK Fest оештыручылары катнашучыларның беренче дулкынын игълан итте. Лайнапка кергәннәр: t.A.T.u., Zivert, Татьяна Куртукова, Markul, Дора, ARTIK & ASTI, Tesla Boy, Boulevard Depo, Ришат Тухватуллин һәм башка башкаручылар.