Финал атмосферасы Казанда: Ак Барс өчен кайда җан атарга?
"Ак Барс" белән "Локомотив" арасындагы Гагарин Кубогы финалы вакытында җанатарлар өчен берничә фан-зона эшләнәчәк.
Уеннарны «Елмай» паркы сәхнәсендә, KazanMall үзәгендә һәм Мега сәүдә үзәгенең фан-зоналарында карап булачак.
Кунактагы уеннар трансляцияләре вакыты:
– 11 май, 14:30
– 13 май, 19:00
Җанатарлар "Барслар"ның уенын бергәләп карап, командага көч бирә алачак.
Источник фото: ak-bars.ru