Кукуруз турында кызыклы фактлар
Кукуруз орлыкларын микроволновкага тыгып шартлата беләбез инде, ә кукуруз кабыклары(хлопья) һәм таякчыклары(кукурузные палочки) ничек барлыкка килгән икән? Әйдәгез, беләбез!
Очраклы ачыш
Джон Харви Келлог үз пациентларына җиңелчә вегетариан ризык уйлап тапмакчы булып, кукуруз боткасы пешергән. Бервакыт ул ботканы табада онытып калдырган. Ботка кибеп беткән. Ул аны ваклап кукуруз кабыклары ясарга булган. Шулай итеп дөньядагы иң тәмле иртәнге аш килеп чыккан!
Экструдер – тылсымлы машина
Соңрак кешеләр махсус машина – экструдер уйлап тапканнар. Ул кукуруз оныннан ясалган камырны кыздыра һәм эчендәге суын парга әйләндерә. Пар кинәт киңәя, шуңа күрә кукуруз таякчыклары эчендә миллионлаган кечкенә тишекләр барлыкка килә. Нәтиҗәдә алар шулкадәр җиңел була!
Файдасы һәм саклык чаралары
Кукуруз таякчыклары – тиз энергия чыганагы. Аларда B2 витамины бар. Кечкенә балалар өчен алар бармак моторикасын үстерүгә ярдәм итә.
Ләкин игътибар ит:
- 3 яшькә кадәрге балаларга бирмәскә кирәк – алар тончыгырга мөмкин.
- Шикәр пудрасы, сыр яки якты буяулы таякчыкларны күп ашарга ярамый.
- Аларны төп ризык урынына ашамагыз.
Кукуруздан хәтта чәк-чәк ясап була!
Әгәр кукуруз таякчыкларын кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка) белән бутап, пирамида өйсәгез, бик тәмле чәй ризыгы килеп чыга.
Бу язманы дустыңа да җибәр, белеп торсын!