Рус теле буенча БДИ уза
Бүген, 4 июнь көнне, Россиядә 11 нче сыйныф укучылары рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) тапшыра. Бу – аттестат алу өчен мәҗбүри саналган төп фәннәрнең берсе.
Рус теле имтиханы иң күп укучы катнаша торган сынауларның берсе булып тора. Аның нәтиҗәләре югары уку йортларына кергәндә исәпкә алына. Имтихан барышында чыгарылыш сыйныф укучыларының орфография, пунктуация һәм грамматика буенча белемнәре тикшерелә. Шулай ук текст белән эшләү һәм фикерне бәйләнешле итеп җиткерү осталыгы да бәяләнә.
Берничә ай дәвам иткән әзерлек чорыннан соң бүгенге имтихан күпләр өчен киләчәк һөнәргә таба мөһим адым булып тора. Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын математика буенча мәҗбүри имтихан да көтә.
«ШАЯН ТВ» телеканалы барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, тынычлык һәм югары нәтиҗәләр тели!