Популяр яңалыклар
23.03.2026
«Динамо – Ак Барс – УОР» командасы волейболчылары яшьләр лигасын җиңде
Кичә Казанның «Динамо – Ак Барс – УОР» командасы яшьләр лигасының финал этабында чемпион булды.
Андрей Смирнов җитәкләгән команда регуляр чемпионатны бары тик 5 нче урында тәмамласа да, хәлиткеч этапта бик яхшы уен күрсәтте – 10 уенның 8ендә җиңү яулады.
Финалның иң яхшы уенчысы (MVP) дип 18 яшьлек уенчы – Мария Макарова билгеләнде.
Яшьләр лигасы 2011/12 сезоныннан үткәрелә, һәм «Динамо – Ак Барс – УОР» өчен бу титул тарихта бишенче булды – команда моңа кадәр 2017, 2020, 2022 һәм 2024 елларда да җиңү яулаган иде.
Источник фото: dinamo-kazan.com