Кызыклы фактлар 23.10.2026

23 октябрь – Ак барс көне

Ак барс, аны тагын ирбис яки кар юлбарысы дип тә атыйлар – гаҗәеп песи. Аның ачык соры йоны өстендә кара таплар һәм боҗралар бар – бу төсләр аны ташлар арасында һәм кар арасында яшеренергә ярдәм итә, шуңа күрә аны «таулар өрәге» дип тә йөртәләр. Һәм һәрбер ак барс таплары үзенчәлекле, кешеләрнең бармак эзләре кебек.

Ирбис биек тауларда яши – күбрәк 1500-4000 метр биеклектә, ә кайвакыт тагын югарыракка, 5-6 километрга күтәрелә ала. Аңа киртекле урыннар ошый: анда аңа ауларга һәм яшеренергә уңай.

Ак барсның койрыгы бик озын – аның гәүдәсе озынлыгында. Койрык аңа  тар юллар буйлап йөргәндә яки сикергәндә тигезлек сакларга ярдәм итә. Ә салкын вакытта ирбис койрыгы белән үзен уратып алырга ярата.

Ирбис – сикерү буенча чын чемпион:аның аяклары озын булгач, бер сикерүдә 6-10 метр араны үтә ала. Ләкин арыслан яки юлбарыс кебек мырылдый алмый: аның тавыш аппараты башкача төзелгән. Әмма ул фырылдый, ә тагын аның «чих‑пых» дигән кызыклы тавышлар чыгара. 

Ак барс балалары  : карда тәгәрәргә, биек таудан аркасы белән төшәргә яраталар. Ә зур ирбислар ялгыз яшиләр. Анасы белән атасы ау чорында гына очрашалар, аннан соң атасы китә дә балаларны тәрбияләргә ярдәм итми.

Ак барс бик сак һәм кешеләр белән очрашмаска тырышалар. Алар беренче булып һөҗүм итмиләр, кешедән ерак торырга тырышалар. Кызганыч, бу матур мәчеләрнең саны бик аз калган, шуңа күрә ак барслар Кызыл китапка кертелгән.

Главная Программа Видео Шортс Поиск