Канал яңалыклары 26.04.2026

Бөек юбилей: балалар өчен яңа проектлар тәкъдим ителде

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган тантаналы чара уза.

Источник фотографии:

Чарага мәртәбәле кунаклар да килде: Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов.
ТНВ медиахолдингы күргәзмә кысаларында Комиссия белән берлектә эшләнгән проектларын күрсәтте. Ә «ШАЯН ТВ» каналы тамашачыларга өр-яңа мультфильм һәм тиздән дөнья күрәчәк вертикаль сериалын тәкъдим итте.


Бәйрәм белән барыбызны да!

Главная Программа Видео Шортс Поиск