Популяр яңалыклар 05.04.2026

Музейда Космонавтика көне уңаеннан программа

Авиация һәм космонавтика көне уңаеннан Татарстан Табигать тарихы музее «космик ял көннәре» үткәрә.

11 һәм 12 апрельдә музейда Юрий Гагарин тормышы һәм очышына багышланган «Безнең Гагарин» фотокүргәзмәсе эшләячәк.
11 апрель көнне шулай ук махсус программа каралган: музей буенча квест, мастер-класслар, Галәм һәм Кояш системасы турында кыска экскурсияләр, фәнни шоу һәм «Кечкенә принц» күләгә театры.

Чараларда теләгән һәркем катнаша ала.

Главная Программа Видео Шортс Поиск