Кызыклы фактлар 18.10.2026

Кәнфит көне

18 октябрьдә Бөтендөнья кәнфитләр көне билгеләп үтелә. Элек аларны дару итеп сатканнар, «кәнфит» сүзе латин теленнән «дару» дип тәрҗемә ителә. 

Беренче кәнфитне борынгы Мисырда очраклы рәвештә уйлап тапканнар: кемдер бал, чикләвек һәм инжир салынган савытларны аударган һәм аларны буташтырган. Россиядә исә шикәрсез — бал һәм өрәңге суыннан кәнфитләр ясаганнар, нәкъ менә шулай таяктагы әтәч кәнфите барлыкка килгән. Ә 1995 елда кәнфитләр космоста да була: «Мир» станциясендәге космонавтлар баллы ризыклар җибәрүләрен сорый, һәм аларга валчыклары очмаган «Чупа-Чупс» карамеле иң уңайлысы булып чыга. 

Главная Программа Видео Шортс Поиск