10.09.2019

Балалар хәйрия эшендә!


12 сентябрь көнне Су спорт төрләре сараенда Россиянең хезмәт герое, Россиянең атказанган тренеры, Россиянең синхрон йөзү буенча җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаядан хәйрия мастер-классы узачак. 
Мастер-классның төп мәгънәсе «Балалар – балаларга»! Чараның тантаналы ачылышында бары тик балалар гына катнашачак. Алар кечкенәдән үк тормышның яраткан әти-әни, әкиятләр яки телевизордагы мультфильм геройлардан гына тормаганын аңларга тиеш. Кызганыч, шатлык белән бергә кайгы-хәсрәт, авырулар да, кыенлыклар да килә. Һәм нәкъ менә шулар белән көрәшергә нәни геройлар – балаларның яшьтәшләре ярдәм итә ала. 
Катнашучы 400 баланың һәркайсына истәлекле бүләкләр, футболкалар, автографлар әзерләнгән. Ә балаларның, үзләре теләгән кадәр күрсәткән матди ярдәме, Анжела Вавилова исемендәге хосписка тапшырылачак. 
«ШАЯН ТВ» каналы изге эшләрдән дә читтә калмый. Бу хәйрия чарасына да үз өлешен кертәчәк.
0c3efbe6-7b4b-4d74-882e-69c40a7027cc.jpg

Главная Программа Видео Шортс Поиск