03.11.2023

«ШАЯН ТВ» геройлары тамашачыларын очрашуга җыйды!

Тиздән «ШАЯН ТВ» каналына 5 яшь тула! Шул уңайдан «ШАЯН ТВ»ның яраткан геройлары «Түбәтәй» ресторанында тамашачыларын очрашуга җыйды!

Кунакларны «ШАЯН ТВ» персонажлары каршы алды һәм бүләкләр уйнатылды! «Сәйлән» фестивале җиңүчеләреннән шат җырлар яңгырады! Яхшы кәеф һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде! Чын татар мохите һәм балаларның яраткан каналы белән якыннан аралашу чарага килгән берәүне дә битараф калдырмады!

 

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск