Кызыклы фактлар 18.11.2026

Нәрсә ул айс-флоатинг?

Айс-флоатинг – Финляндиядән килгән кышкы күңел ачу: сез махсус неопрен костюм киясез һәм бозлы суга аркагыз белән ятасыз. Костюм өслектә тота, салкынны үткәрми, сез коры каласыз. Бу спорт түгел, ә «арктик медитация» – йомшару һәм дулкыннарда тирбәлү. Россиядә Мурманск өлкәсендә (Баренц диңгезе), шулай ук Ак диңгездә, Байкалда, Карелиядә һәм Мәскәүдә популяр. Бәясе – 3500 дән 5000 сумга кадәр. Спасательләр һәм куркынычсызлык арканы булган оештыручыларны сайлагыз.

Главная Программа Видео Шортс Поиск