Популяр яңалыклар 08.05.2026

Бәйрәмнән соң ничек кайтырга? 22 һәм 89 маршрутлар ярдәм итәчәк

9 май кичендә, Җиңү көне салюты тәмамланганнан соң, Казанда кунаклар һәм шәһәр халкы өчен махсус автобус рейслары оештырыла.

Өстәмә транспорт шәһәрлеләргә озак көтүдән сакланып, тиз һәм уңайлы рәвештә үз районнарына барып җитәргә ярдәм итәчәк.

Автобуслар пассажирларны ике төп тукталышта көтәчәк:

 «Цирк» – монда 22 һәм 89 нчы маршрутларга утырып, Батурин урамы ягына юнәлергә мөмкин;

«Энергетика университеты» – моннан автобуслар Декабристов урамы ягына китәчәк.

Фейерверк бетүгә артык ашыкмыйча, тиз генә кайтып китү өчен, тукталышларның урнашуы белән алдан танышып, маршрутыгызны планлаштырырга тәкъдим итәбез.

Главная Программа Видео Шортс Поиск