23.08.2022

«АВА-центр «Новая планета» бәйрәм оештырды!

20 август көнне балаларны реабилитацияләү үзәге «АВА-центр «Новая планета» Горки-Әмәт урманында үзенең туган көне уңаеннан зур бәйрәм үткәрде. Иҗади чыгышлар, балалар рәсемнәреннән күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды. Әлеге чарага «ШАЯН ТВ» каналы да үз өлешен кертте. «Сәйлән» телевизион җыр фестивале җиңүчеләре «Композитор чыпчыклар» җырын башкарып, үз чыгышлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр.

Главная Программа Видео Шортс Поиск