15.02.2020

Җиде туган-тумача...

Табышмак-шигырьнең җавабын комментарий итеп калдырыгыз, дуслар!

Атнада җиде туган —

Берсеннән-берсе уңган.

Базга төшеп, Дүшәмбе

Алып менгән бәрәңге.

 

Урап кайткач чишмәне,

Су китергән Сишәмбе.

Тырышкан Чәршәмбе дә:

Бәрәңгене әрчегән.

 

Пәнҗешәмбе табага

Аны ваклап тураган.

Чыралар телеп, Җомга

Ут кабызган утынга.

 

Кыздырып майда, Шимбә

Бәрәңгене пешергән.

...Истән чыккан Якшәмбе,

Ул соң нәрсә эшләде? —

 

Тәмләп ялмап кашыгын,

Бәрәңгене ашаган!

Кем соң ул җиде туган? -

Дөрес җавапны табучы

Булыр акыллы, уңган!

                                      Ринат Нуруллин

Главная Программа Видео Шортс Поиск