🏒 Ак Барс – ярымфиналда!
Ак Барс Гагарин кубогының ярымфиналына чыкты! Казан командасы "Динамо Минск" клубын сериядә 4–0 исәбе белән җиңде.
Очрашу 3:2 исәбе белән тәмамланды.
Уен герое – Александр Барабанов: ул бер гол кертте һәм ике нәтиҗәле пас бирде. Шулай ук сакчы Никита Лямкин да (гол + пас) яхшы уен күрсәтте.
Уен бик киеренке узды: гамәлдән чыгарылган голлар да, кызыклы мизгелләр дә, хәтта бозда бәрелешләр дә булды.
Хәзер «Ак Барс» ярымфиналда "Металлург Магнитогорск" белән "Торпедо Нижний Новгород" парындагы җиңүче белән очрашачак. Серия 25 апрельдә башлана.
«Ак Барс» өчен бергәләп җан атабыз! 🏒
Источник фото: РИА