25.02.2019

«ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен.

Әкияттәге «Аладдинның» оча торган җәймәсе бар, убырлы-карчыкның оча торган себеркесе, ә менә безнең «ШАЯН ТВ» каналы агентының... Кызык, безнең Агентыбызның нинди тылсымлы әйберсе бар икән?

Миңа калса аның яшерен сәләте бар. Ул ««ШАЯН ТВ» әпсен-төпсен, мин уйлаган җирдә пәйдә булыйм» - дип әйтсә,  шул җирдә күз ачып йомганчы барлыкка килә.

Башкача аның төрле җирләрдә бер үк вакытта булуын аңлатып булмый. Менә күптән тугел минем янда иде, ә 1 секундтан ул инде Яшел Үзән шәһәрендә. Ул анда 3 гимназиядә кунакта булган. 

Әлеге гимназия укучылары ни өчен безнең каналның төп геройлары Шаян белән Биби дигән сорау белән янганнар. Ә безнең тылсымлы көчкә ия Агентыбыз аларның барлык сорау җавап биреп кайткан.

Әлеге укучылары безнең агентны бик сөенеп каршы алсалар, озаткан вакытта бер дә җибәрәселәре  килмичә торганнар. 

Фотомизгелләр

Главная Программа Видео Шортс Поиск