04.06.2019

Ураза гаете белән!

Кадерле Шаян дусларыбыз!
Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән  котлыйбыз. Изге бәйрәм  көнендә hәркайсыгызга  шатлык, мәрхәмәт hәм иминлек иңсен!

Ислам традицияләре, башка дөньяви диннәр кебек үк, гаделлек, мәрхәмәтлек, игелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән. Ислам милләткә, дингә бүлмичә һәркемгә мәрхәмәтле булырга, мохтаҗларны кайгыртырга өйрәтә. Изге Рамазан дәвамында күзәтелгән исламның шушы мәңгелек кыйммәтләренә омтылыш алга таба да һәр мөселманның төп максаты булсын.

Иң изге теләкләр белән «ШАЯН ТВ»

Главная Программа Видео Шортс Поиск