01.08.2023

Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел!

Бүген күренекле татар шагыйре, публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел. Ничәмә ничә буын аның шигырьләрендә тәрбияләнгән, аңа ошарга тырышып каләм чарлаган һәм иҗат иткән. Бүгенге көндә дә шагыйрьнең мирасын яратып укыйлар. Аның тәмле әсәрләре һәркем күңеленә якын. Хәтерлибез, хөрмәтлибез, юксынабыз...

«ШАЯН ТВ» каналында да Роберт Миңнуллинның шигырьләре буенча эшләнгән проектлар бик күп. Аның шигырьләренә язылган җырлар исә каналның иң шәп бәйгеләрендә җиңү яулый.

Танылган шагыйрьнең шигыре буенча төшерелгән «Яраткан шигырь» проектының махсус чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез.

Главная Программа Видео Шортс Поиск