Түбән Камада кунакта!
Кичә Түбән Кама шәһәрендә "Түбән Кама укый" фестиваленең бүләкләү тантанасы узды. Балаларга зур бәйрәм оештырылды. Язучылар белән очрашулар, төрле остаханәләр, уен һәм концерт программалары, әдәби викториналар һәм китап күргәзмәләре үткәрелде. Шулай ук иң күп китап укучыларны бүләкләделәр.