22.07.2019

«Кояшлы уен»

Сәлам, шаяннар!

Әйдәгез әле җырлап алыйк. Сезгә бик матур «Кояшлы уен» дип аталган җыр тәкъдим итәбез. Башлыйбыз...


Яуды яңгыр, яуды яңгыр,
Күлләвекләр җыелды.
Чулт-чулт итеп агачлардан
Шук тамчылар коелды.

Шатлыгыннан кош сайрады,
Кояш чыкты ялтырап.
Ап-ак томан җиргә ятты
Иртә таңнан, ял сорап.

Әнә салават күпере —
Ал, кызыл басмалары,
Гүя ул нәни кызларның
Чәчүргеч тасмалары.

Шатлыгыннан кош сайрады,
Кояш чыкты ялтырап.
Ап-ак томан җиргә ятты
Иртә таңнан, ял сорап.

Уянды бөтен табигать,
Гөлләр нурга коенды.
Яңгыр үзе башлап китте
Бу кояшлы уенны.

Шатлыгыннан кош сайрады,
Кояш чыкты ялтырап.
Ап-ак томан җиргә ятты
Иртә таңнан, ял сорап.



Эльмира Шәрифуллина сүзләре
Фәрит Хатыйпов көе



Главная Программа Видео Шортс Поиск