02.11.2023

«ШАЯН ТВ» каналы «Многоликая Россия» бәйгесенең бүләкләү тантанасында!

Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

1787aae0-e520-48a2-b07c-06585debaecd.jpg

Бәйге Россия халыкларының тормышын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен күрсәткән иң әһәмиятле һәм талантлы журналист эшләрен ачыклау максатыннан үткәрелә. Катнашуга 38 төбәктән 820 эш җибәрелгән.

4e5f2472-55e0-4292-b272-3f46e024383b.jpg

Биредә «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Ул каналның иң шәп проектларыннан торган күргәзмә тәкъдим итте. «ШАЯН ТВ»ның иң яхшы алып баручылары кунакларны «Балачак җыры», «Шаян рәссам», «Яраткан шигырь», «Шаян саннар» проектлары һәм «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесе белән таныштырды.

 

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск