29.02.2024

«ШАЯН ТВ» каналы яңа музыкаль-анимацион программа тәкъдим итә

«ШАЯН ТВ» каналында премьера! Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «ДоМиСоль» музыкаль-анимацион программасы эфирга чыга! Ноталар аша бергәләп дөньяны танырга өйрәнәбез!

Тапшыруның һәр чыгарылышы билгеле бер тематик принцип буенча төзелгән: ел фасыллары, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, табигать күренешләре һ.б. Проект нәниләрне сөйләм формалаштырырга, сүзнең дөрес әйтелешенә, уен эшчәнлеге аша татар телендә фикерләргә өйрәтә.

Тапшыруны бүген 14:30 һәм 22:30 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында һәм YouTube каналда карагыз!

67.jpg

Главная Программа Видео Шортс Поиск