Казан Кремле диварларында утлы шоу күрсәтеләчәк
Казанда БРИКС саммиты кысаларында 21 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Казан Кремле диварларында уникаль утлы шоу күрсәтеләчәк. Нурлар ярдәмендә Кирмән диварларында форумда катнашучы илләрнең мәдәнияте элементлары һәм бизәкләре, шәһәрләре силуэтлары, тарихи сәхнәләре күренешләре, БРИКС илләре телләрендә сәламләү атрибутлары ясалачак.
Анда Болгар һәм Тадж-Махалны хәтерләткән Ак мәчет образы да булачак. Казан Кремле диварлары Кытай стеналары кебек күренергә дә мөмкин. Тамашаны 21, 23 һәм 24 октябрь көннәрендә 17:00дән 00:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин.
Фото: Яндекс