05.04.2024

Апрельдә Татарстанда һава температурасы нормадан югарырак булачак

Апрельдә Татарстанда һава температурасы нормадан югары булачак. Казанда бу айда климатик норма +5,8 градус, Татарстанда +5,4 градус тәшкил итә.

Моннан тыш, синоптиклар апрель аенда көтеләчәк явым-төшемнәр хакында фаразларын җиткерде. Синоптиклар билгеләгәнчә, әлеге күрсәткеч норма чигендә - Татарстан башкаласында 33 мм һәм төбәктә 30 мм була. Апрель аенда

Татарстанда быел һава торышы циклонлы булуы белән аерылып торачак. Төнге температуралар 0 күрсәткеченә якын булса, ә көндез - +8-10 градусны тәшкил итәчәк. Идел буе федераль округында температура аномалияләре көтелә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск