12.02.2024

ШАЯН матчны турыдан-туры трансляциядә карарга мөмкин

13 февральдә «Ак Барс» «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар каналы белән берлектә матч үткәрә. «Нефтехимик» командасы белән очрашу 19:30да башлана һәм ул яшь тамашачыларга багышланачак.

Алып баручылар, дикторлар, «Ак Барс Шоу» алып баручылары ролендә «ШАЯН ТВ» телеканалы алып баручылары чыгыш ясаячак.

Турыдан-туры трансляцияне «ШАЯН ТВ» каналында 19:15 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.

Главная Программа Видео Шортс Поиск