01.11.2024

«ШАЯН ТВ» алып баручылары «Татар кызы, татар егете - 2024» исеменә лаек булды

Кичә «Татар кызы, татар егете - 2024» бәйгесенең район этабы булып узды. Әлеге миллилек бәйрәме Казанда ел саен үткәрелә. «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары Зәйнәп Хөснуллина белән Аяз Әгълиуллин бәйгедә катнашып, Гран-при алды, Алисә Әдиятуллина исә беренче урынга ия булды! Алар лаеклы чыгыш ясадылар һәм җиңү яуладылар!

Яшь алып баручыларыбызны җиңүләре белән тәбрик итәбез һәм шәһәр этабында зур уңышлар телибез!

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск