15.03.2024

«Манзара»да «ШАЯН ТВ»ның яңалыклары белән уртаклаштылар

«ШАЯН ТВ»ның YouTube каналында татар телендә нейрочелтәр ярдәмендә ясалган беренче мультфильм тәкъдим ителде. Ул «ШАЯН Галим» дип атала.

Шул уңайдан 18 март көнне иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруын карагыз! Студиядә кунакта «ШАЯН ТВ» каналының программа директоры-чыгарылыш бүлеге мөдире Лилия Закирова һәм контент-редактор Таңсылу Мостафина булачак. Эфирда алар «ШАЯН мультфильм» студиясенең беренче адымнары һәм «ШАЯН Галим» мультфильмының эшләнеше хакында сөйләячәкләр. Карамый калмагыз!

a4260f41-5456-497f-9215-2dc9a24186ca.jpg

Главная Программа Видео Шортс Поиск