21.01.2025
Сак булыгыз: урамда салкын!
Кышкы салкыннар Татарстанга да килеп җитте! Урамда карлы һәм җилле һава торышы көтелә. Шулай ук көчле буран чыгуы да ихтимал. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 21 метрга җитә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин. Республикада көндез һава температурасы -8, -18 градус, Казанда -9, -20 градус тәшкил итәчәк, дип кисәтәләр.