Яңа тапшыру: Интеллектмы, тәҗрибәме: кемнең татарчасы яхшырак?
Буыннар ярышына әзерме?
Татар телен белү буенча «2к1» интеллектуаль-күңел ачу шоуының яңа чыгарылышында ике команда көч сынаша: ике зирәк бала бер өлкән кешегә каршы! Яшь эрудитлар тәҗрибәле көндәшен җиңә алырмы, әллә тормыш тәҗрибәсе өстен чыгармы?
Алып баручы Гөлия Вәлиәхмәтова хәйләкәр сораулар әзерләгән, ә тапшыру кунагы – танылган блогер Равил Закиров. Бик кызу, күңелле булачак!
Яңа чыгарылышны калдырмагыз – телеканалыбызны кабызыгыз!