27.06.2025

Беренче җәйге йолдызлар яңгыры!

27 июньнән 28енә каршы төнлә беренче җәйге йолдызлар яңгыры булачак. Бу – күз белән күреп була торган иң матур табигый күренешләрнең берсе!

Йолдызларны шәһәрдән читтә карау уңайлырак – утлар комачауламый. Күзәтү өчен иң яхшы вакыт – кичке 11дән алып иртәнге 3кә кадәр.

Бу – табигать кочагында төн уздыру, күккә карап хыяллану һәм теләк теләү өчен менә дигән мөмкинлек.

Кем белә, бәлки, теләк чынга да ашар!

Главная Программа Видео Шортс Поиск