Канал яңалыклары
24.06.2025
«Балачак җыры» бәйгесенә гариза җибәрергә ашык!
«Балачак җыры» конкурсы ЯҢА СЕЗОНГА гаризалар кабул итә!
Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр, профессиональ җыр яздыру һәм клип төшерү көтә!Эшләрегезне безнең рәсми почтага shayanmuzik@mail.ru адресы буенча җибәрә аласыз.
Гаризалар 7 июльгә кадәр кабул ителә. Бик әз көн калып бара! Тулырак мәгълүматны сылтама буенча табарга була.
Узган елны «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырга төшерелгән клипны карап китик: Ассэль Сәлахова - «Гөлләрем»