22.08.2025

«ШАЯН ТВ» «Включайся-2025» Рәсәй фестивалендә җиңү яулады!

Безнең телеканалның яңа проекты – «КРАШ ТЕСТ» – «Включайся-2025» яшьләр медиа фестивалендә җиңүгә иреште!

«КРАШ ТЕСТ» – йолдызлы кунакларны «ныклыкка» тикшерә торган үзенчәлекле проект. Һәр чыгарылыш берничә этаптан тора: классик әңгәмә, интернетта киң таралган челленджлар һәм заманча трендлар. Максат – йолдызлар белән ихлас әңгәмә оештырып, аларны яңа яктан күрсәтү.
Тапшыруда канал блогерлары Кәрим, Алимә, Ислам, Зәйнәп һәм Ассель катнаша. Алар кунакларны төрле сынаулар аша үткәреп, тамашачылар өчен мавыктыргыч тамаша тудыра. Беренче чыгарылышта популяр җырчы, актриса һәм блогер-миллионник Тая Скоморохова кунак булды. Тапшыруны әлеге сылтама аша кереп карарга мөмкин.

«КРАШ ТЕСТ» проекты – ул яңа буын өчен кызыклы формат. Җиңүебез – безнең иҗади команда өчен зур бәя һәм милли медиаконтент үсешенең күрсәткече булып тора.

«ШАЯН ТВ»  командасын әлеге зур җиңү белән котлыйбыз!

photo_5278438318167684532_w.jpgphoto_5278438318167684533_w.jpg


Главная Программа Видео Шортс Поиск