Бөтендөнья фотография көне
Бу көн – фотога төшерергә яратучылар һәм дөнья матурлыгын объектив аша күрә белгәннәр өчен аеруча мөһим бәйрәм! Ләкин фотография – ул селфи һәм социаль челтәрләрдәге фильтрлар гына түгел. Беренче фото 1826 елда француз Жозеф Ньепс тарафыннан төшерелә, һәм моның өчен якынча 8 сәгать вакыт кирәк була! Дуслар белән бер мизгелне «тоту» ничек кыен булганын күз алдына гына китерегез! Аннан соң Луи Дагер дагерротип дигән тизрәк блуган ысул уйлап таба, һәм фотография дөньяга бик тиз тарала.
Фото аша кешеләр хис-кичерешләрен күрсәтә, сәяхәтләре белән бүлешә, маҗаралары турында сөйли һәм хәтта гаделлек өчен көрәшә ала. Менә сезне гаҗәпләндерә торган берничә факт:
- Дөньяда иң кыйммәтле фото «Rhein II» дип атала һәм аның бәясе якынча 7 миллион доллар
- Иң иске сакланган фотода кеше 1838 елда төшерелгән. Ул кеше бик хәрәкәтләнмәгән, чөнки экспозиция бик озак ясала торган булган
- Фотолар хәтта кешеләрнең гомерен дә коткара ала: камералар галимнәргә хайваннарны күзәтергә, фаҗигаларны булдырмаска һәм космосны өйрәнергә ярдәм итә
- Селфи – яңа күренеш түгел! Иң иске селфи 1839 елда төшерелгән.
- Беренче төсле фото 1861 елда ясалган, әмма ул төс хәзерге кебек түгел, бөтенләй башкача күренгән.
Бүгенге көндә телефонда камера һәркемдә диярлек бар. Видео төшерергә, эффектлар кулланырга, кызыклы сторислар ясарга һәм без оештырган күп кенә бәйгеләрдә дә катнашырга мөмкин. 19 июнь – камераны кулга алып, гадәти булмаган нәрсәләрне төшереп карарга шәп мөмкинлек: күләгәләрне, шәһәр детальләрен фотога төшерергә яки дуслар белән фотопроект оештырырга була. Кайчак гадәти фото фильтрсыз да иң матуры була, һәм бәлки нәкъ менә сезнең кадр киләчәктә дөньяга танылыр һәм башкаларны илһамландырыр!