15.06.2025

Әтиләр көне белән!

15 июнь – әтиләргә иң җылы, ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерә торган бәйрәм!

Әти – һәрвакыт янәшә, авыр чакта таяныч, уңышларга илтүче көч, тормышка өйрәтә торган зур терәк. Әтиләр – безнең горурлыгыбыз, акыллы киңәшчеләребез, балалар өчен иң зур үрнәк. Аларның мәхәббәте һәрвакыт йөрәгебездә, аларга булган хөрмәт – чиксез.

Бәйрәм белән, кадерле әтиләр! Сезгә сәламәтлек, гаилә җылысы, балалар бәхете һәм күңел күтәренкелеге телибез!

Шулай ук «Әти һәм мин» тапшыруының яңа чыгарылышын безнең ВКонтакте төркемендә карарга онытмагыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск