11.08.2025
«Яраткан шигырь» – яңа чыгарылыш
«Яраткан шигырь» тапшыруының яңа чыгарылышы ВКонтакте төркемендә!
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» – тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче беренче балалар каналы тарафыннан тормышка ашырыла.
Әлеге проект һәр шигырьне тулаем ача, җанландырып халыкка җиткерә. Һәр әсәр клип итеп тәкъдим ителә, лирик герой һәм образларның гаҗәеп серле дөньясына алып керә.