22.08.2024

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә телефон файдалануны тыячаклар

Яңа уку елыннан укучыларга телефоннарны уку вакытында һәм башка максатларда куллануны тулысынча тыячаклар. Дәрес вакытында бер-берең белән аралашу өчен телефон кулланырга ярамаячак.

Дәресләрдән соң исә мәктәптән тыш телефоннан файдалануны беркем дә тыймый. Әмма уку процессы өчен телефоннар тыелган. Хәзер бу - закон таләбе. Дәресләрдә мобиль телефоннарны тыю турындагы карар укытучыларның һәм ата-аналарның дисциплинаны булдыру буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле кабул ителде.

Дәрес башланганчы телефоннарны җыяргамы, аларны махсус тартмаларда сакларгамы - мәктәпләрдә ата-аналар белән укытучылар бу процессны ничек оештырырга икәнен үзләре хәл итәчәк.

 

Главная Программа Видео Шортс Поиск