03.05.2025

«Бишек җырлары»: яңа чыгарылыш!

«ШАЯН ТВ» каналы тәкъдим иткән «Бишек җырлары» проекты үзенең мавыктыргыч һәм күңелләргә үтеп керердәй яңа чыгарылышлары белән сөендерә! Тамашачылар бүген бу проектның премьерасын күрә алачак.
Проектның төп максаты – ана белән бала арасында рухи якынлык тудыру, ата-аналар белән балалар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтне ныгыту. Борынгыдан килгән милли традицияләрне саклап, халык иҗаты аша сабый күңеленә юл табу – «Бишек җырлары» тапшыруының асылы.
Яңа сериядә сезне бик үзенчәлекле, моңлы, тирән мәгънәле җыр көтә – «Бәллү» бишек җыры. Бу әсәрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күренекле җырчы Винера Ганиева башкара.
Җырның сүзләрен бөек татар шагыйре Дәрдемәнд язган, көй авторы – күренекле композитор Резеда Ахиярова, ә җырга заманча яңгырашны – аранжировканы – талантлы музыкант Вадим Усманов эшләде.
Бу тапшыру – милли җырлар аша балаларга туган телнең моңын, милли традицияләрне җиткерү, гаилә җылысын саклап калу юнәлешендә зур адым.

Яңа чыгарлышларны сылтама аша кереп, безнең ВКонтакте төркемендә карый аласыз.

Главная Программа Видео Шортс Поиск