Канал яңалыклары 26.11.2026

«Әти һәм мин» тапшыруында Арслан Усманов

Татар телендә үз блогын алып баручы яшь блогер Арслан Усманов «Әти һәм мин» тапшыруында әтисе Руслан Усманов белән бергә катнашты. Актаныштан булган 13 яшьлек Арслан көн саен гади видеолар төшерә һәм татар телен саклау темасы белән танылган. Аның Актанышларча татарча сөйләме һәм көндәлек тормышын күрсәткән самими видеолары тамашачыларны җәлеп итә . Бары тик 5 көн эчендә ул 5 мең язылучы җыйган, бүгенге көндә исә аның 18 мең язылучысы бар.

Ул туган көненә нәрсә сораган? Аның нинди суперкөч иясе буласы килә? Ул үзен 10 елдан кем итеп күзаллый? Әлеге һәм башка сорауларга сез безнең видеода җавап таба алачаксыз! 

https://vk.ru/video-16953328_456244930 



Главная Программа Видео Шортс Поиск