20.03.2020
Бәхет көне белән, дуслар!
Кояш нурларына бүген
Бәхетләр элдем әле.
Кояш аны, тигез итеп,
Безгә өләшсен әле!
Менә шулай беркем безгә
Таратмас шул бәхетне.
Һәрбер җирдә, адым саен,
Той икән бәхетеңне!
Гаиләң, эшең, дус-туганың,
Балаларда - бәхетең.
Анда сыйган саулыгың да,
Бар дөньяга - бәхетең.
